news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оскар Юнысов Бауман урамында яңа альбомының яңгырашын тикшерде

“ОSCAR с7с5” төркеме бүген футболның ярымфинал уеннары алдыннан Бауман урамында Казан туристлары һәм футбол җанатарлары алдында чыгыш ясады.

Оскар Юнысов Бауман урамында яңа альбомының яңгырашын тикшерде
Расих Фасхутдинов

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Оскар Юнысов һәм “ОSCAR с7с5” төркеме бүген футболның ярымфинал уеннары алдыннан Бауман урамында Казан туристлары һәм футбол җанатарлары алдында чыгыш ясады. Әлеге чыгышны Оскар яңа альбомын тыңлатып карау дип аңлатты.

“ОSCAR с7с5” төркеменең әле рәсми презентациясе дә булмаган яңа альбомын беренчеләрдән булып “Татар-информ” укучылары күрде - бүгенге концерт “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы аша трансляцияләнде.

Мәгълүмат өчен. “ОSCAR с7с5” төркеменең җырлар авторы һәм солисты Оскар Юнысов – бүгенге татар альтернатив музыкасының алдынгы вәкиле, татар шәһәр музыкасы фанатларын үз тирәсенә җыючы актив музыкант – Башкортстанның Бөре шәһәре егете. Төркемнең музыкантлары – Фәрхәт Сибгатуллин, Айдар Закиров, Альберт Садретдинов һәм Вячеслав Красильников. “ОSCAR с7с5” төркеме бары тик татарча гына җырлар башкара.

“ОSCAR с7с5” төркеме Татарстан китап нәшриятының элеккеге бинасы янында унбиш җыр башкарды. Җырларның сигезе -  яңа, алтысы иске альбомнан. Ә берсе - альбомнар арасында язылган җыр.

“Яңа альбом тулысынча әзер. Без аның яз көне презентациясен ясап өлгерә алмадык – көзгә калды инде”, - диде Оскар Юнысов “Татар-информ” хәбәрчесенә. Ул яңа альбомында тугыз җыр булуын, әмма бүген берсенең – “Алсу” дип аталганының - башкарылмавын әйтте. Сәбәбе – бүгенге концертта “Фәридә” исемле башка җыр башкарылган. “Башкача кызлар исеменә җырлар язмыйм”, - диде Оскар.

Бауман урамындагы концерт тамашачылары арасында биюче егет - Г.Кариев театры хореографы Нурбәк Батулла, Бөтендөнья татар яшьләре оешмасы лидеры Гөлназ Бәдретдин һәм башкалар бар иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100