news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Оскар» премиясе лауреаты Казан кинофестиваленең жюри рәисе булачак

Иң яхшы тавыш өчен «Оскар» премиясе («Миллионер из трущоб» фильмы) алган тавыш режиссеры (Һиндстан), Америка кино сәнгате академиясе әгъзасы Ресул Пукатти Казанда узачак «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең төп конкурсы жюри рәисе итеп сайланды.

«Быел «Миллионер из трущоб» фильмы өчен «Оскар» премиясе алган Ресул Пукатти жюри рәисе булды. Аның үз картиналары да бик күп, һәм шуңа бәйле рәвештә без быел жюри әгъзалары фильмнарының ретроспективасын әзерләргә булдык. Ресулдан тыш, жюри составында башка танылган режиссерлар да бар», - дип билгеләп үтте фестивальнең директоры, «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова.

«Алтын мөнбәр» кинофестиваленең жюри әгъзалары арасында Россия, Оман, Кытай, Мисыр, Нигерия, Үзбәкстан һәм Франция вәкилләре бар. Драматург Мансур Гыйләҗев NETPAC-Азия киносын үстерү берлегенең жюри составына керде, ул быел «Мәхәббәт сүзлеге» пьесалар җыентыгы өчен Тукай премиясенә лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot