Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Оскар» лауреаты Рәсүл Пукутти: Голливудтан тәкъдимнәр булса да, мин Һиндстанны яратам
Бүген «Алтын мөнбәр» Казан кинофестиваленең жюри рәисе Рәсүл Пукутти кинофорум кысаларында үзенең «Одиночка» дебют фильмын тәкъдим итәчәк һәм осталык дәресе бирәчәк.
Һиндстан фильмнарының тавыш режиссеры, Ричард Прайк һәм Иэн Тэпп белән бергә «Миллионер из трущоб» фильмы өчен «Оскар» алган Рәсүл Пукутти «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең матбугат үзәгендә журналистлар белән очрашып аларның сорауларына җавап бирде.
«Фильм реаль вакыйгаларга нигезләнгән, тагын да төгәлрәк әйтсәк, бер дустымның тормышы чагылыш таба. Фильм өстендә өч ел чамасы эшләдек. Бервакыт кулыма «Качкан балалар» дигән китап эләкте – танышым алып килде. Анда аның үз өеннән качуыннан башланган тормышы тасвирланган иде. Бүгенге көндә ул мультимиллонер, аның компаниясе бөтен Һиндстанга җәелгән һәм анда 8 меңнән артык кеше хезмәт куя», – дип фильмы турында журналистларга сөйләде автор.
«Әлеге кеше өеннән өч мәртәбә качкан. Бервакыт Америкага баргач юлда хәер соранып торган балаларны күргән һәм үзенең дә аларның берсе булганлыгын аңлаган. Кире Һиндстанга кайткач урам балаларын коткара торган оешма булдырган. Без фильмны төшерә башлаган вакытта ул урамнан 35 мең баланы коткарган иде», – дип дәвам итте ул.
«Мин героемнан ни өчен качуын кат-кат сорадым. Ниһаять, ул үзенә өендә ирек җитмәевен әйтте. Без балаларыбызга нинди йорт төзибез – фильмым аша мин ата-анага шушы соравымны җиткерәсем килә. Йорт кайчан гаилә учагына әйләнә – шул хакта уйланам», - дип сөйләде спикер һәм фильмын карарга чакырды.
«Уңыш минем өчен акча түгел, ә бәлки кешене куркусыз иткән дөньяга карашта чагыла. Миңа эчке көчемне ныгытырга алган белемем һәм совет киномәктәбе ярдәм итте. Былтыр Россиягә килеп мин китаплар аша таныш булган урыннардан үттем. Коммунистик идеаллар актуаль булган Керал штаты кешесе буларак, мин сезнең илегез белән рухи якынлыкта яшим. Минем өчен Эйзенштейнсыз киномонтаж, Тарковскийсыз кинопоэзия юк. Ә Анна Ахматова чын лирика», – диде ул журналистлар соравына җавап биреп.
Журналистларның «Оскар» югарылыгын саклап эшләү җаваплыгы турында соравына җавап итеп Рәсүл Пукутти «Оскар»ның чыннан да ниндидер бер планка булып торуын әйтте һәм «Мин аңа тәңгәл килергә тиешлегем турында уйлап эшлим», – диде. «Оскар» алганнан соң ул катнашкан тагын дүрт проект әлеге премия номинанты булган.
Үзсүзлелек, тотрыклылык һәм үз эшенә бирелгәнлек аңа профессиональ югарылыкта калырга ярдәм иткән.
«Голливудтан тәкъдимнәр булып торса да, мин Һиндстанны яратам һәм үз илемдә эшләргә телим», – дип сорауларга нәтиҗә ясады Рәсүл Пукутти.
Бүген 16.00 сәгатьтә регистрация үтеп Рәсүл Пукеттинының мастер-классына керергә була. Мастер-класс «Мир» киинотеатрында үтә.
- XXI «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале 5-9 сентябрьдә Казанда уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз