Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Осиноводагы заводны июльдә төзи башларга планлаштыралар
Төзелеш мәйданында әзерлек эшләре башланды.
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Калдыкларны термик зарарсызландыру предприятиесен төзүнең төп этабын июль аенда башлау планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «АГК-2» генераль директоры Рамил Нигъмәтуллин сөйләде.
«Төп этап июльдә башланыр дип уйлыйм», — диде Рамил Нигъмәтуллин.
Хәзер мәйданчыкта әзерлек эшләре бара. Экспертлар булачак предприятиегә бәя биргәннән соң, аның экология өчен куркынычсызлыгын раслаганнан соң эшкә керешкәннәр. Завод төзелешенең подрядчысы-«Татнефтепроводстрой», ә инвесторы — «РТ-Инвест»
«РТ-Инвест» калдыкларны термик зарарсызландыру буенча биш завод төзиячәк — Мәскәү өлкәсендә дүрт завод (елына 700 мең тоннага кадәр егәрлек) һәм Татарстанда бер завод (550 мең тонна). «РТ-Инвест» компаниясе — «Ростех» дәүләт корпорациясе һәм «Царицын капитал» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең уртак предприятиесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз