news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Осиновода чыккан көчле янгын турында мәгълүмат барлыкка килде

Осиновода чыккан көчле янгын турында мәгълүмат барлыкка килде.

Элегрәк социаль челтәрләрдә Залесный бистәсе районында көчле янгын турында шаһитларның хәбәрләре күренә башлады.

«Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгын Осиново торак массивында чыккан. Осиново тыкрыгында ташландык бинаның түбәсе яна башлаган.

Янгын чыгу сәбәпләре, шулай ук зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.

news_right_1
news_right_2
news_bot