news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Осиново бистәсендә торак йортта газ шартлаган мизгелнең видеосы чыкты

Осиново бистәсендә урнашкан торак йортта газ шартлаган мизгелнең видеосы социаль челтәрләрдә чыкты.

Кадрлардан күренгәнчә, бинада шартлау булган. Хәзерге вакытта урында ашыгыч хезмәт вәкилләре эшли.

Бүген Осиново бистәсендә, газ-һава катнашмасы шартлап, ике катлы күп фатирлы йорт җимерелде. Нәтиҗәдә, дүрт кеше зыян күргән. Авыр хәлдәге бер кешене Республика клиник хастаханәсенә китерделәр. Тикшерү комитеты әлеге факт буенча җинаять эше кузгатты. Бистәдәге мәдәният йортында кешеләрне вакытлыча урнаштыру пункты оештырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot