news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә тантаналы рәвештә чишмә ачылды

Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә тантаналы рәвештә чишмә ачылды
"Яшел Үзән"

Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә тантаналы рәвештә чишмә ачылды. Аны «Алия чишмәсе» дип атадылар. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

«Яшел Үзән районында күп кенә социаль объектлар төзелә: балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт мәйданчыклары. Районда 48 мәчет эшли. Яшьләр җомга намазларына йөри. Бүген исә Осиново бистәсендә мәчет янында яңа чишмә ачылды. Район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән, халык исеменнән иганәчеләр каршында баш иябез», – диде Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров

Радик Шәрипов, Илдар Хафизов, Ильяс Гыймадов, Руслан Гущин, Тимур Әхмәтгалиев чишмә төзү һәм төзекләндерү эшләрен финанслауда ярдәм итте.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot