news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Осиново бистәсендә сугышканнарның нинди хәлдә булуы билгеле

Сәламәтлек саклау министрлыгы Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә биш кеше китерелгәнен әйтте.

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә чыккан кыйнашта зыян күргәннәрнең хәле турында мәгълүмат җибәрде.

«Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә биш кеше китерелде, икесенә медицина ярдәме кирәк булмаган, икесен табиблар карап, амбулатор дәвалануга җибәргән, бер пациентны хастаханәгә салганнар. Табиблар аңа барлык ярдәмне күрсәтә», — дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтеннән.

news_right_1
news_right_2
news_bot