news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Осиново башкарма комитеты чүп яндыру заводы төзелешенә каршы шимбә митингын расламаган

Хакимият активистларга каршылык акциясен үткәрү өчен ике урын тәкъдим иткән.

(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”). Осиново авыл җирлеге башкарма комитеты чүп яндыру заводына каршы кешеләр белән шимбә митингын расламаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Яшел Үзән муниципаль районы Советы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

“Митинг өчен белдерелгән урын массакүләм чаралар үткәрү урыннары исемлегенә керми. Активистларга альтернатива буларак ике урын тәкъдим иткәннәр – шулай ук Осиново бистәсендә һәм “Яңа Тура”да, - дип ачыклык кертте агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, ике мәйданчыкта митингта закон буенча 200гә кадәр кеше катнаша ала.

Митингны оештыручы Егор Елисеев башкарма комитетка биргән гаризасында 7 апрельдә узачак каршылык акциясенә 5 меңгә кадәр кеше җыелачак, дип күрсәткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot