news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Осинники шәһәре татарлары яулыкларга багышланган бәйрәм уздырды

Осинники шәһәре татарлары яулыкларга багышланган бәйрәм уздырды
Фото: https://dsmr.ru

Кемерово өлкәсе Осинники шәһәренең «Октябрь» мәдәният йортында татар милли мирасына багышланган «Яулыкларда – халыкның мирасы» дигән чара булды.

Ул татарларның җирле милли-мәдәни автономиясе, «Нур Ислам» җирле мөселман оешмасы, шулай ук «Ак калфак – Чияләр» бергәлегенең уртак тырышлыгы белән оештырылды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә «Нур Ислам» мәчете имам-хатыйбы Азат хәзрәт Шәйдуллин катнашты, шулай ук Мәскәү, Новокузнецк, Междуреченск шәһәрләреннән чакырылган кунаклар да бар иде, бу әлеге вакыйганың бергәлек өчен әһәмиятен искәртә. Чара кысаларында кунаклар милли яулыклар күргәзмәсе белән танышты, традицион баш киемен бәйләү буенча мастер-класста катнашты һәм милли ризыклар белән сыйланды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100