Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Социаль фонды: Октябрьнең соңгы шимбәсендә гражданнарны өстәмә кабул итү оештырыла
Шимбә, 31 октябрьдә, Татарстан халкы Россия Социаль фондының ТР буенча идарәсе клиентлар хезмәтенә өстәмә кабул итүгә языла алачак. Бу хакта бүген Россия Социаль фондының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мондый көннәр һәр айның соңгы шимбәсендә даими рәвештә үткәрелә, бу гражданнарга ашыкмыйча һәм уңайлы вакытта мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеген бирә», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Өстәмә кабул итү көнендә Россия Социаль фондының ТР буенча идарәсе белгечләре гражданнарның пенсия тәэминаты, пособиеләр һәм социаль түләүләр билгеләү, ана капиталын куллану һәм дәүләт ярдәменең башка актуаль чаралары буенча сорауларына ачыклык кертергә ярдәм итәчәк.
«Стандарт график буенча эшләүчеләрнең эш көннәрендә клиентлар хезмәтенә бару мөмкинлеге юк. Шуңа күрә без һәр ай ахырында өстәмә кабул итү көне булдырырга карар кылдык», – дип билгеләп үтте Россия Социаль фондның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Вафин.
31 октябрьдә Казан, Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Яшел Үзән һәм Түбән Кама клиентлар хезмәтләре халыкны 9.00-15.00 сәгатьләрдә кабул итәчәк. Башка торак пунктларда график аерылырга мөмкин: хезмәтләрнең бер өлеше – 12.00, икенчеләре 15.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз