Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан буенча Социаль фондта 2026 елда ана капиталын индексацияләү турында сөйләделәр
Ана капиталы программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле Татарстанда 439 мең гаилә дәүләт ярдәме чараларыннан файдаланган. Республикада барлыгы 136,3 мең сертификат тапшырылган. Бүген коллегиянең Казанда узган йомгаклау утырышында Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин шул хакта хәбәр итте.
«Ана капиталы программасы балалы гаиләләргә ярдәм итүнең иң кирәкле чараларыннан берсе булып кала. 2026 елда ана капиталы индексацияләнә: беренче балага түләү – 729 мең, икенчесенә 963 мең сум тәшкил итәчәк», - дип искәртте ул.
Моннан тыш, Вафин сүзләренчә, 2025 елда Дагыстан Республикасы халкына (аларга хезмәт күрсәтү белән шулай ук Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге шөгыльләнә) ана капиталы акчаларын билгеләү һәм түләү функциясе тулысынча беркетелгән. Ике ел эчендә 60 меңгә якын гариза кабул ителгән һәм 15 миллиард сумнан артык түләү башкарылган, дип аңлатты Татарстан буенча Социаль фонд җитәкчесе.
Коллегиянең йомгаклау утырышы Казанда узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз