Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге медицина хезмәткәрләренә 1 миллион сум күчерде
Ел башыннан алып Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге Татарстан дәүләт учреждениеләренең медицина хезмәткәрләрен 1 миллион 15 мең сумнан артык өстәмә акчалата түләүләр белән тәэмин итте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Финанс ярдәме ай саен күрсәтелә һәм сәламәтлек саклау системасында эшләүче 29 меңнән артык кешене колачлый. Март ахырына булган мәгълүматларга караганда, 58 987 түләү башкарылган. 2025 елда гомуми күләме 5 миллион сумнан артык булган 345 479 түләү башкарылган», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Бу түләүләр амбулатор звенода һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтендә җәлеп ителгән докторлар һәм шәфкать туташлары өчен аерым әһәмияткә ия. Бу белгечләр төп агымны кабул итә. Алар өчен түләүләр, вазифасына карап, 4,5 мең сумнан 50 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Медицина учреждениеләре җитәкчелеге ай саен электрон реестрдагы мәгълүматны яңарта. Документта хезмәткәрләр турында шәхси белешмәләр урын алган. Түләү алучыларның банк счетларына акча җиде эш көне эчендә күчерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз