news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Oscar&c7c5 альтернатив музыка төркеме татар рәссамнары эшләренә нигезләнеп, тамаша әзерли

"Буяулар" дип аталган концерт 20 октябрь көнне Камал театрында узачак.

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). 20 октябрь көнне татар альтернатив музыкасы вәкиле - Yummy music лейблы Oscar & c7c5 төркеме башкаруында “Буяулар” дип исемләнгән концерт-перформанс тәкъдим итә. Чара Г.Камал татар дәүләт академия театрында узачак. 

Татар альтернатив музыкасы вәкиле, ул юнәлештә иҗат итүче җырчылар һәм төркемнәр продюсеры Ильяс Гафаров бу үзенчәлекле концертны Камал театрының кече сәхнәсендә ясый башлаган тәҗрибәләрнең берсе дип аңлата. “Узган атнада “Минем Нуриев” дигән спектакль уңышлы узды. Без шактый кызыклы һәм зәвыклы тамашачыны җыя алдык. Шул традицияне дәвам итеп, музыка ягына да бер адым ясарга булдык”, – ди продюсер.

“Бу җанлы тавышлы гади концерт түгел, ә һәр иҗат кешесенең уй-кичерешләрен сурәтләгән перфоманс булачак,” – дип вәгъдә итә оештыручылар. Концерт җыелма рәссам образына нигезләнгән, ул тамашачы белән көндәлек ярдәмендә аралашачак. Сценарий Ирек Мусин, Ленар Әхмәтов, Ирина Антонова, Хәмзә Шәрипов, Альфрид Шәймәрданов кебек Татарстан рәссамнарының фикер, хис-кичерешләренә нигезләнеп эшләнелә. Аны журналист һәм музыкант Рәдиф Кашапов яза. “Хәзерге вакытта рәссамнар белән очрашабыз, аларның кызыклы маҗараларын, фикерләрен туплыйбыз һәм тамашачыга монолог формасында бирәбез,” – дип хәбәр итте Ильяс Гафаров.

“Оскар һәм аның төркеме быел иң күп иҗат иткән, чыгыш ясаган артистларның берсе. Шуңа күрә беренче аның концертын ясап карарга булдык. Башка концертлардан ул үзенең эчтәлеге белән аерыла. Монда җырлар рәссамнарның эчке дөньясын күрсәткән монологлар белән үрелеп барачак”, – дип сөйләде Ильяс Гафаров.

Оскар исә бу концертны үзе өчен яңа адым дип саный. “Элек Камал театрына мин тамашачы булып бара идем, хәзер үзем чыгыш ясыйм. Егетләр өчен дә шулай ук.

Концертка әзерләнү барышында рәссамнар, аларның иҗатлары белән якыннан таныштым, ул сурәтләрнең көчен сиздем дип әйтергә була. Казанда аларның да күргәзмәләре сирәк ясала. Бу минем генә сүз түгел, рәссамнар үзләре дә күргәзмәләр ясарга еш кына урын, ризалык бирмиләр, дип әйтә. Ә кеше үз мәдәнияты, халкы һәм тарихы өчен эшләүче иҗади талантларны күреп-белеп яшәргә тиеш.

Музыка һәм сурәтләр тудырган хисләр аерыла. Бу чараның төп үзенчәлеге дә шушы ике сәнгатьне якынайтып күрсәтүдә. Әлбәттә, бу яңалык тугел, шулай да татар дөньясында бик сирәк күренеш,” – дип сөйләде ул.

Концертның тагын бер үзенчәлеге: ул ике телдә булачак. “Аны татар телен аңламаган кеше дә килеп карый ала. Тәҗрибәдән чыгып әйтә алабыз, татар альтернатив музыкасын татарлар гына түгел, Казанда яшәгән рус һәм башка телле яшьләр дә тыңлый. Аларның күбесе өчен текст беренче урында түгел, музыка әһәмияткә ия, – ди Ильяс Гафаров. – Без эшләгән музыкантлар татар мохитын гына түгел, башка мохитларны да яулап алырга тырыша. Шул сәбәпле без дә әлеге форматны сайладык. Әскәр татар телендә җырлый, ә монологлар рус телендә була”.

Oscar & c7c5 төркеме махсус концерт алдыннан клип та чыгарган. “Мондый клипларны эстрада клипларыннан аермалырак итеп ясарга тырышабыз. Бу клипның үзенчәлеге: ул ике камера белән, бер дубльдә төшерелгән,” – дип хәбәр итә Ильяс Гафаров.

Oscar & c7c5 татар альтернатив музыка төркеме тамашачыга “Мин татарча сөйләшәм”, “Исән!fest”, “Шәһәр мәдәнияты көннәре” кебек фестивальләрдә чыгыш ясаулары белән билгеле.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100