news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ОСАГО полисының бәясе кимеде

Ел башында барлыкка килгән киңәйтелгән «тариф коридоры» һәм шәхси коэффициентлар бөтен Россия буенча полисларга бәяләрне киметте.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Россиядә 2019 елдан ОСАГО бәясен исәпләүнең сыгылмалы системасы гамәлдә. Аның ярдәмендә гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисларының бәясен 5,5 процентка киметү мөмкин булды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан Иминиятчеләр берлеге вице-президенты Рөстәм Сабиров хәбәр итте.

«Без нәтиҗәләр күрә башладык - 2019 елның беренче яртыеллыгында ОСАГО бәясе Россия буенча уртача 5,5 процентка кимеде. Татарстан монда искәрмә түгел, без Россия статистикасы кысаларында барабыз», — диде Сабиров.

Россиядә 2019 елның беренче яртысында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ОСАГО полисының бәясе 5673 сумнан 5363 сумга кадәр кимегән. Бу саннар Россия автоиминиятчеләр берлеге мәгълүматларыннан күренә. Ә түләүләр, киресенчә, 64 100 сумнан 66 500 сумга кадәр, ягъни 3,7 процентка арткан.

  • Быел 1 гыйнвардан Россиядә ОСАГО бәясен исәпләүнең яжа системасы буенча өлкән яшьтәге тәҗрибәле шоферлар өчен түләүне киметтеләр, ә яшь һәм тәҗрибәсезләр өчен — арттырдылар. Моннан тыш, иминият компанияләре өчен «тариф коридорын» киңәйттеләр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot