Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ОСАГО полисларының уртача бәясе үзгәрешсез кала
2022 елның беренче өч атнасында ОСАГО буенча уртача премия күләме Россия Федерациясендә 5 789 сумны тәшкил итте. Бу узган елгы күрсәткечләр белән тәңгәл диярлек.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). 9 гыйнвар көнне Тариф коридоры киңәйтелүгә карамастан, транспорт хуҗаларының гражданлык бурычын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисларының уртача бәясе үзгәрми. Бу хакта Российская газета.ru яза.
2022 елның беренче өч атнасында ОСАГО буенча уртача премия күләме Россия Федерациясендә 5 789 сумны тәшкил итте. Бу узган елгы күрсәткечләр белән тәңгәл диярлек.
Шул ук вакытта илнең 23 регионында уртача премия төшкән, ә калганнарында элеккечә калган яки бераз гына арткан. Бу хакта Россия автоиминиятләштерүчеләре берлегенең әлеге чор өчен беренче мәгълүматлары сөйли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз