news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ОСАГО иминиятчеләре үзләре полис бәясен төшерә алачак

Россия Финанс министрлыгы ОСАГО системасын либеральләштерү идеясен эшләп бетергән.

(Казан, 7 август, “Татар-информ”, Куркина Анна). “Коммерсант” закон проектына сылтама белән Россия Финанс министрлыгының ОСАГО турындагы канунга төзәтмәләр эшләвен җиткерә. Закон проекты нигезендә, иминиятчеләр үзләре полис бәясе коэффициентын төшереп билгели ала.

Финанс министрлыгы тарафыннан ОСАГО канунына төзәтмәләр кертү машина йөртүчеләр мәнфәгатен яклауга юнәлдерелгән. Либеральләштерүнең беренче этабында министрлык иминиятчеләргә күтәрергә түгел, тарифларны бары төшерергә мөмкинлек бирә.
Иминиятче үзлектән тарифны төрле факторларны бәяләп: автомобильгә характеристиканы, аны куллану максатын, машина йөртүченең йөрү стилен исәпкә алып билгели ала.

Проект текстында килешү төзегәндә клиент сайлаган тарифны кире кага һәм башка вариант тага алмый. Шулай ук иминият полисын елдан артыкка алу мөмкинлеге булачак.

Инде бу атнада ОСАГО турындагы канунга төзәтмәләр буенча Россия Финанс министрлыгында киңәшмә узачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot