Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Орёл и решка» тапшыруы алып баручысы Регина Тодоренко Казанда татарча биергә өйрәнде
«Орёл и решка» тапшыруы алып баручысы, актриса, блогер Регина Тодоренко «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты тәкъдим иткән Кабан күле яр буенда традицион татар биюенең үзенчәлекләре белән танышты.
«Казан халкы бик кунакчыл. Миңа инде бүген берничә тапкыр кунакханәдә калыр өчен акча түләргә, кайбер кешеләр үзләрендә кунарга тәкъдим иттеләр. Казанда кешегә карата шулкадәр җылы караш бар! «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты бәйрәмендә катнашуыма бик шатмын», - диде Регина Тодоренко. Ул мастер-класс вакытында татарча биеп күрсәтте һәм татар сүзләрен өйрәнде. "Пятница!" каналында «Руссо экспрессо» тапшыруының бер чыгарылышы «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты мастер-классына багышланачак.
Кичә «Без» дип аталган перформанстан башланды. Бию композициясенең төп асылы - татар мәдәниятенең күптөрлелеген күрсәтү: бию, музыка һәм костюм үрнәкләрен тәкъдим итү. Шулай ук кичә барышында киң җәмәгатьчелеккә тальян, гармун, курай, кубыз, думбра, дәф, сорнай, саз, баян кебек татар халкының милли музыка уен кораллары тәкъдим ителде.
«Без» перфомансында татар мәдәнияте, халыкның яралуын күрсәтергә теләдек. Костюмнарның килеп чыгышын аңлатырга тырыштык. Мастер-класста хәзерге заман элементлары, традицион бию үрнәкләре күрсәтелде. Гадәти бию хәрәкәтләрен күбебез беләбез, шуңа күрә бу юлы без теманы масштаблы итеп эшләргә булдык. Төп идея – халыкка, мәдәнияткә карата хөрмәт уяту», - диде «Татар-информ»га проекты кураторы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева.
Перформанста һәм мастер-класста профессиональ биючеләр – педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты Алия Мөхәммәтгалиева, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Айнур Фәизов, «Мирас» үрнәкле балалар бию ансамбленең педагог-хореографы Элеонора Умерова, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисты Фәнис Хәйруллин, «Казан» ансамбле экс-артисты, «ИДЕАЛ» шоу балет җитәкчесе Александр Деветьяров һәм Әтнә гүзәлләре» ансамбле педагог-хореографы Ләйсән Корбанова катнашты.
Җанлы музыка өчен талантлы трио: «Риваять» фольклор ансамбле солисты Илнар Сафин (баян), саз, джембо, дәф, нагарада уйнучы Айдар Абдрахимов, гармун, тальян, курай, кубыз, саратов гармунында уйнаучы Ильяс Фәрхуллин җаваплы иде.
- Чараның алып баручылары – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм алып баручы, мультимузыкант Ильмир Ямалов.
- «Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар телендә бию дәресләрен Казан мэриясе Парклар һәм скверлар Дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздыра. Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза. Керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз