Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ОРВИ һәм гриппка каршы вакцинацияләү тәмамланып килә
Планның 57 проценты үтәлгән инде
(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Узган атнада Казанда ОРВИ белән авыручыларның 6,5 меңнән артык очрагы теркәлгән. Бу — 10 мең кешегә якынча 500 ләп авыру туры килә дигән сүз. Ашыгыч ярдәм хезмәтенең эше арткан, һәм көнгә якынча 130 чакыру кабул ителә.
Казанда ОРВИ һәм гриппка каршы вакцина тулысынча кайтып беткән, һәм план буенча ул 290 мең кешегә кадалырга тиеш. Хәзерге вакытта 165 мең кеше, ягъни тиешленең 57 проценты вакцина кадаткан. Алар арасында 34 мең бала һәм 130 меңнән артык өлкән кеше.
“Вакцинация срогы тәмамланырга ике атналап вакыт калды, һәм ул ноябрь башына тәмамланырга тиеш. Без үзебездә җитештерелгән вакцинаны кулланабыз”, - диде бүген башкала җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз