news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ОРВИ белән авыручылар саны 5 процентка кимегән

19-25 февраль көннәрендә Татарстанда кискен тын юллары инфекцияләре белән йогышлануның 17 мең 433 очрагы теркәлгән

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). 19-25 февраль көннәрендә Татарстанда кискен тын юллары инфекцияләре белән йогышлануның 17 мең 433 очрагы теркәлгән. Таралыш күрсәткече 10 мең кешегә 67,63 белән исәпләнгән. Аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, ОРВИ белән авыручылар саны 5,4 процентка кимегән һәм эпидемиология бусагасыннан 6,3 процентка түбән булган.
Казанда инфекцияләр белән 6281 кешенең йогышлануы теркәлгән. Аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 26,97 процентка кимрәк һәм эпидемиология бусагасыннан 30,29 процентка түбәнрәк булган. Бу турыда кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot