Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ОРВИ белән авыручылар күп булу сәбәпле, Татарстанда 280 сыйныф карантинга җибәрелгән
Әлеге чара сыйныфта балаларның 20 проценты яки аннан күбрәге авыртканда кулланыла.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) белән авыручылар күп булу сәбәпле, Татарстанда 280 сыйныфны карантинга җибәргәннәр.
«Сыйныфларны карантинга җибәрү чарасы актив кулланыла. Бүгенгә 280 сыйныф, ягъни 7 мең бала укырга йөрми», — дип сөйләде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Нигездә Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Азнакай һәм Тукай районнары мәктәпләрендәге сыйныфлар ябылган. Башка торак пунктларда һәм муниципалитетларда берәр очрак кына турында сүз бара.
«Искәртик, Чаллыда соңгы ике атнада бу чараны кулланалар. Бүген анда авыручылар саны шактый кимеде, 14 сыйныф карантинда кала. Бу ысулның нәтиҗәле булуын дәлилли», — диде спикер.
Әлеге чара сыйныфта балаларның 20 проценты яки аннан күбрәге авыртканда кулланыла. Аларны 7-10 көнгә карантинга җибәрәләр, укучылар өйдә утыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз