news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Орск шәһәрендә су басудан зыян күргән кешеләргә Әлмәттә ярдәм җыю дәвам итә

Орск шәһәрендә су басудан зыян күргән кешеләргә Әлмәттә ярдәм җыю дәвам итә
Фото: http://almet-rt.ru/

Әлмәт халкы Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә су басудан зыян күргән кешеләргә актив ярдәм итә. Район башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы белән Әлмәттә күрше төбәкнең зыян күрүчеләренә гуманитар ярдәм җыю оештырылды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Ярдәм пункты ачылуның беренче сәгатендә 30дан артык кеше килгән. Алар балалар әйберләре, азык-төлек, кием-салым китергән.

«Ничек ярдәм итмәскә? Мин үзем Оренбург өлкәсеннән, анда үстем, анда минем туган ягым», - дип уртаклашты пенсионер Әлфия Галиуллина берьюлы өч пакет әйберне тапшырып.

Җыю пункты Яшьләр үзәгендә оештырылган. Ул 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр эшли.

Орскида дамба җимерелгәннән соң 711 кешене эвакуациялиләр. Шәһәрдә су басу зонасына барлыгы 4204 торак йорт эләгә, анда 10,8 мең кеше яши, шул исәптән 3375 бала, шулай ук 13 социаль әһәмиятле объект бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100