news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Орск мәчете имамы: Беренче катның яртысыннан артыгын су басты

Орск мәчете имамы: Беренче катның яртысыннан артыгын су басты
Фото: https://www.muslim.ru

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәеф Равил Гайнетдин боерыгы буенча, Орскидагы су басу зонасына гуманитар миссия җибәргән. Орск шәһәре Дәрбсәли Беркембаев исемендәге мәчете имам-хатыйбы Кадыйрҗан Тнаштыгулов тревога сигналының 5 апрельдә таравих-намаз вакытында яңгыравы турында сөйләгән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр итәләр.

Аның сүзләренчә, 6 апрельдән 7 апрельгә каршы төндә су мәчеткә кадәр күтәрелә. 8 апрельдә коткаручылар сакчыны эвакуацияли – беренче катның яртысыннан артыгын су баса. Шәһәр дамбасы Кадер кичендә җимерелә. 9 апрельдә җирле мөселманнар су басудан соң беренче тапкыр бинаның икенче катында җомга намазын укыган. Мәчет, су басу зонасындагы башка биналар кебек үк, әлегәчә утсыз, диелә хәбәрдә.

Ярдәм алып килгән төркемне мөфти шәеф Равил Гайнетдиннең Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Мөнир Бәюсов һәм «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Сөләймән Аджиев җитәкләгән.

Делегацияне Орск Җәмигъ мәчете имамы Кадыйрҗан Тнаштыгулов һәм Орск мөселманнары җирле дини оешмасы рәисе Кунакбай Алкулов каршы алган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100