news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Орск имамы: Мәчетебезне могҗиза белән генә су басмады – нибары 5 метр калды

Орск имамы: Мәчетебезне могҗиза белән генә су басмады – нибары 5 метр калды
Фото: dumoo.ru

Орск имам-хатыйбы Кадыйрҗан хәзрәт Тынаштыгулов әйтүенчә, кичә Урал елгасы ярындагы дамба җимерелеп, шәһәрне су басканда, су мәчеткә килеп җитми калган. Бу хакта имам-хатыйб «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Мәчет Орджоникидзе урамында, дамба янында ук урнашкан. Шул сәбәпле, янәшәдәге Советское урамында моторлы көймәдә йөргән видеоларны күргәч, шул тирәдә яшәүче татарлар да мәчетне дә су баскан дип уйлаган. Әмма хәзрәт мәчеткә су килеп җитмәгәнен әйтте.

«Кичә без тәравих кына укып бетергән идек, Иске шәһәрдән чыгып китәргә куштылар. Иртән мин барып караган идем, су якын ук килгән. Су күренеп кенә тора – каршыдагы йортлар су астында, могҗиза белән, су мәчеткә килеп җитми туктап калган. Мәчеткә кадәр 5 метр тирәсе генә калган. Мәчетебезне су басмады, Аллаһка шөкер», – диде ул.

Шәһәрнең «Иске шәһәр» өлешендәге бу тирәне «Татар бистәсе» дип йөртәләр, анда электән татар сәүдәгәрләре яшәгән, хәзер дә анда татарлар, казахлар күп яши, диде хәзрәт.

«Бөтен җәмәгать белән дога кылабыз, Аллаһтан сорыйбыз. Хәзер су китмәсә, Ураза гаетен уздыру мәсьәләсе дә килеп чыга», – диде хәзрәт. Эвакуация белән башка урыннарга күчерелгән мөселманнар ураза тотуларын дәвам итәләр, диде ул.

Кадыйрҗан хәзрәт хәзерге вакытта мәчет тирәсендә су күтәрелгәнме-юкмы икәнен белми, чөнки Иске шәһәргә бара торган юлларны су баскан һәм анда кереп булмый. Ул үзе Банное авылында яши. Хәзрәт әйтүенчә, алар авылында да бакчалар су астында. Ул шулай ук якын тирәдәге башка авылларны да су басканын әйтте.

«Исламда әйтелгән – Аллаһ үзенең яраткан колларына сынаулар җибәрә. Бу сынауларны сабырлык белән уздырып җибәрә алырбыз дип ышанам. Татарстан мөселманнары Орск мөселманнары өчен дога кылырлар дип ышанам, иншалла. Иң мөһиме – сабырлык һәм Аллаһка ышану», – диде хәзрәт.

Орск епархиясе хәбәр итүенчә, иске шәһәр өлешендәге 2 храмны су баскан.

Мәчеттә үткәрелгән соңгы ифтарларның берсе

Фото: © Кадыйрҗан хәзрәт

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100