Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Орнитолог: Быел кара каргалар Казанга гадәттәгедән соңрак кайтты
Быел кара каргаларның Татарстан башкаласына кайтуы бераз тоткарлык белән булды. Бу хакта Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов сөйләде, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.
Тикшерүче сүзләренчә, Казанның Авиатөзелеш районында күчмә кара каргаларның күпләп җыелуы 10 мартта ук билгеләп үтелгән иде. Шәһәрдә калган кошлардан алар тышкы кыяфәте аерылып тора – алар, кагыйдә буларак, ябык, куркак һәм үзләрен бик сак тоталар, дип билгеләп үтте ул.
Иң күп кара карга оялары нәкъ менә Авиатөзелеш районында тупланган. «Бу канатлылар, кагыйдә буларак, иске ояларга урнашалар, аларны ремонтлыйлар һәм балалар чыгара башлыйлар», – дип аңлатты орнитолог.
Соңгы еллардагы күзәтүләр күрсәткәнчә, шәһәрләрдә кара каргалар саны акрынлап кими бара, ди белгеч. Эш шунда, аларга биек һәм зур агачларда оя корырга кирәк, ә шәһәр территорияләрендә аларның саны кими бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз