news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Орлыкка каласы бәрәңгене пакетка салып, тикшерегез - черемиме" - "Ватаным Татарстан"

Быел бәрәңге сабагы да атна-ун көнгә иртәрәк саргайды. Уңышы да чагыштырмача алданрак җыеп алынды.

 (15 сентябрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Камил Сәгъдәтшин). Татарстан бәрәңге игү буенча Россиядә иң алдынгы төбәкләрнең берсе булса да, ел саен язгы чорда чәчүлекне читтән эзләргә туры килә. Үзебезнеке кыш дәвамында әле төрле авыруларга бирешә, әле бөтенләй чери. Узган елда шәхси хуҗа­лыклар гына түгел, бәрә­ң­гене күпләп үстерүчеләр дә уңышның шактый өлешен чүплеккә чыгарып түгәргә мәҗбүр булды. Авыруга бирешкән орлыкны чәчеп азаплануның да нәтиҗәсе без көткәнчә булмый шул инде.

Әллә шуңа, әллә башка сәбәпләре дә бар: быел республиканың егермедән артык районы бәрәңге үс­терүне киметте. Әйтсәң, кеше ышанмаслык хәл: бездә хәзер Әтнә районы кебек әлеге культураны үз ки­рәкләре өчен дә утыртмаучы районнар бар. Шөкер, янәшәдәге Арча районы ху­җалыклары бәрәңге мәйда­нын ел саен арттыра барып, узган ел 2 мең гектарга җит­кергән. Лаеш, Әгерҗе, Балтач, Нурлат, Тукай һәм башка кайбер район ху­җа­лык­ларында да ”икенче икмәк” мәйданы арта. Әмма әлеге дә баягы уңышны саклау буенча гына проблемалар бар. Белүемчә, узган ел Әгерҗе районында бәрәң­генең шактый өлешен чүп­леккә чыгарырга мәҗбүр булдылар. Саклау буенча заманча техника һәм тех­нологияләр кулланылса да, кайбер башка район ху­җалыкларында да бәрәңге күпләп череде. Хикмәт нәрсәдә? Шулкадәр хезмәт, тырышлык куеп үстерелгән уңышны ничек сакларга?

Сынап карамый, саклау ярамый

Быел бәрәңге сабагы да атна-ун көнгә иртәрәк саргайды. Уңышы да чагыштырмача алданрак җыеп алынды. Саклауга куяр алдыннан бәрәңгене 10-15 көн дә­вамында ябык бинада сак­ларга киңәш ителә. Өстен якты кермәслек итеп ябып куярга да онытмагыз. Кояш нуры астында бәрәңге тө­сен үзгәртсә – анда агулы матдәләр туплана.

Черү мөмкинлеген алдан белү өчен 15-20 бәрәң­гене полиэтилен пакетка са­лып, ике атна җылы һавада тотып карагыз. Бу вакыт эчендә чересә яисә бозылса, мондый орлыкны саклауга куярга ярамый.

Саклауга куяр алдыннан бәрәңге өстенә акбур яисә цемент бөркергә киңәш ителә. Баз яки башка төр сак­лау урыны бик коры булса, идәнгә юеш чүпрәк җәеп калдыру киңәш ителә. Бинаны аш тозы эретмәсе болгатылган су белән яки әрем төнәтмәсе белән эш­кәр­теп чыкканда да яхшы. Базның идәне бетон яки башка төр материалдан булса, бәрәңге белән идән арасында 25-30 сантиметр ара калдыру кирәк. Бәрәңге өстендә исә 60-80 сантиметр буш ара калырга тиеш.

Баш ватабыз

Татарстан авыл хуҗалы­гы фәнни-тикшеренү инсти­тутының бәрәңге игү буенча баш белгече, авыл ху­җалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева әйтүен­чә, кайчагында гади генә таләпләрне дә үтәргә онытабыз. Әйтик, ел саен бер үк урынга төрле вируслар белән зарарланган орлык утыртабыз. Аннары уңышы ни өчен кими, бәрәңге нигә чери, дип баш ватабыз.

Югыйсә авылда элек-электән ел саен орлыкны яхшырту турында алдан кайгыртканнар. Хәзер исә һаман да кемнәргәдер ышанып, бу эшне гел иртәгәгә калдырып киләбез. Югары җитештерүчән, яхшы сыйфатлы орлыкны табарга теләгәннәр елның теләсә кайсы вакытында Казандагы Оренбург тракты урамы­ның 48 нче йортында урнашкан “Татниисхоз” фән­ни-тикшеренү институтына мөрәҗәгать итә ала.

Дөрес, бәрәңгене күп­ләп җитештерүче ху­җа­лык­ларның җитәкчеләре, башкалага килеп, орлык кайгыртып йөри алса да, шәхси хуҗалыкларда мондый мөмкинлек азрак. Бу эшне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре бе­лән берлектә авыл җирлек­ләре оештыра алыр иде. Һәрхәлдә, андый тәҗрибә соңгы елларда күп авылларда кулланыла. Нәтиҗәсе дә сөендерә. Күпләр хәзер үз кишәрлекләрен икегә бүлеп, бер ягына сортлы бәрәңге, икенче ягына үлән орлыгы чәчә. Андыйларның уңышы да югары, ди Фәния Җамалиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100