news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры оркестры Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан музыкаль премьера тәкъдим итә

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестры бөек татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлил истәлегенә багышланган концерт үткәрә. «Театр & музыка. Муса Җәлил» дип аталган бәйрәм кичәсе 15 февральдә театрның көнчыгыш залында, шагыйрьне тууына 120 ел тулган көндә узачак.

Кичә программасына ике зур әсәр кергән. Тамашачылар Алмаз Монасыйповның «Муса Җәлил» симфония-поэмасын һәм Александр Мозелерның 7нче симфониясен ишетәчәк.

Мозелерның биш өлештән торган симфоник фрескасы тулысынча бөек шагыйрьгә багышланган. Театрның баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Данияр Соколов җитәкчелегендәге Татар дәүләт академия театры оркестры башкаруында симфония беренче тапкыр яңгыраячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot