news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры оркестры августта булачак концертлар турында хәбәр итте

Камал театры оркестры августта булачак концертлар турында хәбәр итте
Фото: kamalteatr.ru

Камал театры оркестры август аена чыгышлар программасын тәкъдим итте. Яңа сезон башында коллектив аудиовизуаль перформанс белән гаҗәпләндерәчәк, музыка һәм мультипликацияне берләштерәчәк һәм «Бишенче элемент» тынлы квинтеты концертын тәкъдим итәчәк.

13 августта Камал оркестры артистлары «Бишенче элемент» тынлы квинтеты концертын тәкъдим итә. Программада – Фасил Әхмәтов, Анатолий Луппов, Елена Шипова, Сергей Лысенко, Айрат Ишморатов, Валери Коулман һәм Зекинья ди Абреу әсәрләре. Квинтетта тәкъдим ителгән биш музыка коралының дүртесе – агач, бишенчесе – бакыр валторна. Оркестр составында – Эвелина Карпачева, Камилә Мингалиева, Рөстәм Сираев, Юлия Каргина, Анастасия Гурьянова. Сәнгать җитәкчесе – Данияр Соколов.

Оркестр «Мелодия света» аудиовизуаль перформансын 16 августта Көнчыгыш залда тәкъдим итәчәк. Проект традицион сәнгатькә яңа караш тәкъдим итә, анда симфоник музыка заманча яктылык һәм визуаль технологияләр белән тоташа. Галиәсгар Камал исемендәге театрның симфоник оркестры башкаруында Эдуард Элгарның «Энигма-вариацияләре», Алмаз Монасыйповның «Муса Җәлил» симфония-поэмасы, Ильяс Камалның «Карурман аша», Алсу Сөнгатуллина – «Лучезарная Казань» симфоник поэмасы, Фәрхәд Бәхтияри «El ruiseñor y la Rosa» әсәрләре яңгыраячак. Баш дирижер һәм сәнгать җитәкчесе – Данияр Соколов.

29 августта Универсаль залда «Мультконцерт» була: оркестр проектның яңа версиясен тәкъдим итә, анда классик әсәрләр мультипликация белән үрелеп бара. Концерт программасында: Людвиг ван Бетховен (симфония № 5, Симфония № 6), Камил Сен-Санс («Карнавал животных» сюитасының финалы), Поль Дюка («Ученик чародея» симфоник поэмасы), Эдуард Элгар («Торжественные и церемониальные марши»). Кичәне Петр Чайковский һәм Николай Римский-Корсаков музыкасына «Союзмультфильм» студиясенең анимацион фильмнарыннан музыка блогы тәмамлый. Баш дирижер һәм сәнгать җитәкчесе – Данияр Соколов.

Моннан тыш, 30 августта Көнчыгыш залда академик традиция һәм электрон яңгыраш кисешкән урында электрод-акустик музыкаль перформанс узачак. Программада - Нәҗип Җиһановның «12 зарисовка» әсәре. Башкаручылар - Алинә Кәримова һәм Александра Бозиянц. Сәнгать җитәкчесе – Данияр Соколов.

news_right_1
news_right_2
news_bot