news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җөри авылында Питрау бәйрәмендә яшьләргә танышу өчен «Димче почмагы» оештырылачак

Мамадыш районының ЗАГС бүлеге туган якны өйрәнү музее ярдәмендә Җөри авылында узачак Питрау бәйрәмендә Яшьләр өчен махсус программа әзерләде. «Димче почмагы» дип аталган махсус оештырылган мәйданчыкта кунакларны борынгы халык уеннары, парлы биюләр, җиңел һәм иркен аралашуга юнәлдерелгән конкурслар һәм викториналар көтә. Чара 19 июльдә 17:00 сәгатьтә булачак, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе.

Катнашучылар «Йөзек салыш», «Күгәрченнәр» һәм башка уеннарда үзләрен сынап карый алачаклар. Проектның идеясе – танышу традицияләрен мәдәни һәм ихтирамлы атмосферада, борынгы бәйрәмнәр рухында үткәрү.

Инициатива бүген үзләренә пар эзләүдә кыенлыклар белән ешрак очраша торган яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый чаралар тере аралашуны җайга салырга һәм җитди мөнәсәбәтләр формалаштырырга ярдәм итә, диелә.

Проектта катнашу өчен заявканы ирекле рәвештә, исем, фамилия һәм элемтә телефонын күрсәтеп, түбәндәге электрон почтага җибәрергә кирәк: Mamadysh.lyubov@mail.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot