Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Орхан Памук романы буенча куелган “Минем исемем Кызыл” спектакленең дөньякүләм премьерасы булды
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрындагы премьера легендар татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туган көнендә тәкъдим ителде
(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Люция Камалова). Казанда замандаш төрек язучысы, Нобель премиясе лауреаты Орхан Памукның “Минем исемем Кызыл” әсәре буенча куелган спектакльнең дөньякүләм премьерасы булды.
Спектакльне камаллылар, электән килгән гадәт буенча, мәшһүр татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның юбилее көнне тамашачыларга беренче тапкыр тәкъдим итте, аңа исә быел 80 яшь тулган булыр иде.
Әлеге спектакльне Г. Камал театры сәхнәсендә кую теләген моннан берничә ел элек режиссер Максим Кальсин белдергән булган. Ул Кама Гинкас остаханәсен тәмамлаган һәм А. Пушкин исемендәге Магнитогорск драма театрының баш режиссеры.
“Бу – “Мадам Бовари”, “Дон Кихот”, “Война и мир” һ.б. дәрәҗәдә булган үзенчәлекле роман. Ул әле күптән түгел генә язылган, әмма мин аның алда санап үтелгән романнар белән беррәттә булачагына ышанам”, - диде Максим Кальсин “Татар-информ” МАна.
“Минем исемем Кызыл”ны сәхнәгә кую идеясен Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев та күтәреп ала. “Көнчыгыш/Көнбатыш темасы безгә территориаль яктан да, идеологик яктан да, психологик яктан да бик якын”, – диде ул журналистларга бу әсәрне сайлау хакында.
Камал театрындагы премьералар һәрвакыт аншлаг белән уза. Орхан Памук әсәре буенча куелган спектакль исә тамашачыларда да, ММЧ вәкилләрендә дә зур кызыксыну уятты. Бу Казан өчен иң көтелгән театраль вакыйгаларның берсенә әйләнде.
Беренче алкышлар пәрдә ачылу белән яңгырады. Алар театр премьерасына гына түгел, ә “Алтын битлек” премиясе иясе, театр рәссамы Алексей Вотяков хөрмәтенә дә иде. Ул тамашачыларны, әйтерсең лә, Урта гасырлардагы Истанбулга “күчерде”.
Сәхнәнең уртасында әйләнә торган конструкция урнаштырылган, аның тирәләрендә берничә баскыч тора. Ул вакытлыча гына өй дә, урам базары да, кәһвәханә дә булып тора. Сәхнәне бизәгән төсләр дә бер стильдә сайланылган. Зәңгәрсу-зәңгәр бизәкләр, Истанбулның иске биналарын матурайтучы мозаикаларны хәтерләтә. Сәхнәнең тагын бер бизәге — ул зур люстралар − алар борынгы шәһәрнең данлыклы гөмбәзләрен гәүдәләндерә. Әлбәттә инде, спектакль дәвамында Кынчыгыш миниатюраларын 3d-форматында карарга мөмкинлек биргән видеопроекцияне дә әйтеп үтәргә кирәктер.
Спектакльгә җәлеп ителгән актерлары премьерага кадәр үк үзләренең алларында куелган бурычның җиңел түгеллеген ассызыклады. “Романның кулъязмасында үзенең характер үзенчәлекләре: сюжет линиясе, геройларның уйланулары, лирик сурәтләүләр, акыл агымы дип аталган эчке текст — кешелек мәдәнияте гасыр дәвамында үзенә туплаган барысы да урын алган. Театрның исә − үз үзенчәлекләре, үз алымнары. Шуңа да романны сәхнәгә күчерү җиңелләрдән булмады”, - дип ассызыклады “Минем исемем Кызыл”ның режиссеры Максим Кальсин.
Тарихи детективтагы вакыйгалар Госманлылар империясендә XVI гасырда бара. Спектакльнең күп өлешен баш геройларның диологлары тәшкил итә. Алар мәхәббәт, җинаятьләр, көнчелек һәм курку, әмма, күп очракта, иҗат һәм рәссамның бурычы, Европа кыйммәтләре артыннан куып, милли үзенчәлекләрнең югалуы хакында сөйли.
Максим Кальсин һәр рольгә актерларны шәхсән үзе сайлаган һәм ялгышмаган. Кызылны Илдус Габдрахманов искиткеч оста башкарды. Радик Бариев исә Шәкүрә (Нәфисә Хәйруллина) атлы чибәр белән үз язмышын бәйләргә теләгән Кара атлы гап-гади гашыйкны уйнады. Сатучы Әскәр образын сәхнәләштергән Алсу Гайнуллинаны аерым билгеләп үтәсе килә. Әзһәр Шакиров та Осман Мастер образын бик төгәл бирә алды. Мәддах ролен башкарган Искәндәр Хәйруллин исә иң кызыклы эпизодларны башкарды.
Спектакльнең музыкаль бизәлеше өстендә Санкт-Петербург композиторы Сергей Жуков эшләгән: аның тарафыннан 12 музыкаль тема язылган. Нәтиҗәдә — һәр персонажның үз көе булдырылган. Үз осталыгын Санкт-Петербург балетмейстеры Мария Большакова да ассызыклады. Аның ярдәмендә актерлар искиткеч пластика күрсәтте.
Спектакль барлыгы 3,5 сәгать диярлек барды. Финал якынлашканда, тамашачыларның кайберләре залдан чыгып ук китте, әмма күпчелек, башваткычны ахыргача чишәр һәм зур масштаблы эшне бәяләү өчен, калды.
Тамашачылар Орхан Памук әсәре буенча спектакльне дөньяда беренче тапкыр сәхнәгә куйган актерларны, авторларны аягүрә алкышлады. Спектакль геройларына чәчәкләр бүләк итеп, театр сөючеләр, күргәннәрен уйлап-фикерләп бетерү өчен, өйләренә таралды. Тамашаны сәхнәгә куюда катнашучыларның барысы да бу вакытта сәхнә артында бер-берсен онытылмас премьера белән котлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз