Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Оргсинтез” территориясендә махсус хезмәтләр шартлы террорчы гамәлләре нәтиҗәләрен бетерде
Объектта өйрәнү-тренировка дәресләре узды
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Юлия Ревина). Экология, технология һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе “Казаньоргсинтез” ААҖ заводларының берсе территориясендә өйрәнү-тренировка дәресләре үткәрде.
Идарә җитәкчесе урынбасары Илгиз Нәбиев белдерүенчә, Экология, технология һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте белгечләренә өйрәнүләр вакытында производство һәм коткару хезмәтләренең, гадәттән тыш хәл булганда, оешкан төстә эшләүләренә һәм оперативлыкларына бәя бирергә, шулай ук чынбарлыкта гадәттән тыш хәлгә аларның әзерлеген тикшерергә кирәк иде.
“Комиссия профессиональ һәм штаттан тыш авария-коткару берләшмәләре, производство персоналы һәм табиблар, янгын сүндерүчеләрнең нинди дәрәҗәдә эшләүләрен карарга тиеш”, - дип белдерде ул журналистларга. Коткару эшләренең һәрберсен Экология, технология һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең аерым белгече күзәтте, гомумән алганда, ведомствоның 6 вәкиле җәлеп ителде.
Өйрәнүләр сценариясе буенча завод территориясенә террорчы кергән, аны тәүлек дәвамында күзәтүче система камералары ярдәмендә күргәннәр. Начар ниятле зат тоткарланган, әмма этилен окисе складына кереп цистернага шартлаткыч матдә куярга өлгергән. Корылманы детонлау нәтиҗәсендә 2,5 тонна этилен окисе аккан, предприятие территориясенә газ таралган. Аннары бу чарада катнашучыларга зыян күрүчене коткарудан тыш, һәлакәт нәтиҗәләрен дә бетерергә туры килде.
Экология, технология һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, узган ел мондый өйрәнү-тренировка дәресләре “Түбән Кама нефтехим" ААҖ, "Л.Я.Карпов исемендәге химзавод” ААҖ, “Казан дәүләт казна дары заводы” ФКП һәм башка объектларда да үткәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз