news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Оренбуржье» авиакомпаниясе Казанга яңа рейслар ача

2 февральдән Оренбургта Казан аша Самара һәм Кировка яңа рейслар ачыла

  (Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). «Оренбург» Халыкара аэропорты ДУП гамәлгә куйган «Оренбуржье» авиакомпаниясе Казанга яңа рейслар ача. Моннан тыш, Самара, Киров, Йошкар-Ола, Саранск һәм Чабаксарга да рейслар ачылачак.

Шул рәвешле, 2 февральдән Казан аша яңа рейслар ачыла: Оренбург – Казан – Самара, Оренбург – Казан – Киров, шулай ук Самара аша: Оренбург –Самара – Йошкар-Ола, Оренбург – Самара – Саранск, Оренбург – Самара – Чабаксар.

Моннан тыш, 2 февральдә Оренбург – Екатеринбург – Нягань рейсы да ачыла, дип хәбәр итә «Интерфакс».

«Оренбуржье» авиакомпаниясе һәм "Dexter" авиатаксие Идел буе федераль округында субсидияләнгән очышлар программасы буенча төп хезмәт күрсәткән “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясенең туктатылган очышларын да гамәлгә куячак. Бүген «Оренбуржье» авиакомпаниясе паркында 49 һава судносы бар: 7 "L-410" самолетлары, 30 "Ан-2" самолетлары, 6 "Ми-2" вертолеты, 3 "Ми-8" вертолеты һәм 3 "Robinson-44" вертолеты.

news_right_1
news_right_2
news_bot