news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбургтан татар теле укытучысы су басу турында: Волонтер отрядлары җыялар, ярдәм кирәк

Оренбургтан татар теле укытучысы су басу турында: Волонтер отрядлары җыялар, ярдәм кирәк
Фото: Ләлә Языкбаева

Оренбург шәһәре 38нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләлә Языкбаева Оренбург өлкәсендә су басу сәбәпле, волонтер отрядлары җыю һәм ярдәм кирәк булу турында сөйләде.

«Күп районнарны су басты. Волонтер отрядлары җыялар, ярдәм, әлбәттә, бик кирәк. Безнең мәктәптән бер гаилә яңа өй салып чыккан иде. Өйләре су астында калган. Өч көнгә бер фатирны арендага алганнар. «Кием-салымнан кирәк-яракны гына алдык та, өебезне ташлап чыгып киттек. Мал-мөлкәтебез су астында калды, өйдән дә ансат кына чыгып китеп булмады», – дип сөйләделәр. Безнең мәктәптә укучы ике баланың гаиләсенә матди ярдәм җыя башладык, чөнки өйләренә, хуҗалыкларына зыян килгән. Хәлебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз», – диде «Татар-информ»га Ләлә Языкбаева.

Ул Оренбургның үзәгендә яшәвен әйтте. «Урал елгасы 8,5 метрга күтәрелгән. Ун метрга күтәрелсә, безгә дә җитә. Урал елгасының кинәт кенә күтәрелүе турында Гадәттән тыш министрлыгы хезмәте хат-хәбәрләр юллап тора. «Су басу урыннарына электр һәм газ бирү туктатылып торачак», «су баскан өйләрегездә электроавтомат, ЛЭП һәм трансформатор будкаларына якын килмәгез», «кыйммәтле әйберләрне, документларны үзегез белән алыгыз һәм эвакуациягә әзер торыгыз», – дигән эчтәлектәге хатлар», – диде татар теле укытучысы.

«Добровольцы Оренбуржья» ресурс үзәге волонтерлар җыюны оештырды. Соңгы мәгълүматларга караганда, биш меңләп волонтер хезмәт күрсәтә, шуның дүрт меңе – Орскида. Волонтерлар халыкка кирәкле булган әйберләрнең исемлеген төзи, машиналарга су, продуктлар, кайнар ризык төяп таратып йөри, су басудан зыян күргән кешеләрне башка урыннарга урнаштыра. Йорт хайваннары турында да онытмыйлар, аларны эзләп табып, ышанычлы урынга илтәләр», – диде ул.

Ләлә Языкбаева

Фото: © "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100