news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбургтан хәзрәт: Яшьләрдә татар теленә карата кызыксыну уяту кыенлашты

«Балаларның мохите русча, шунлыктан алар татар теленә караганда, рус телен күбрәк өйрәнә», — диде Төхвәтулла хәзрәт Хәсәнов.

Оренбургтан хәзрәт: Яшьләрдә татар теленә карата кызыксыну уяту кыенлашты
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашыр өчен Казанга Оренбург өлкәсеннән килгән Төхвәтулла хәзрәт Хәсәнов фикеренчә, бүгенге көндә яшь буында татар теленә карата кызыксыну уяту авырайган.

«Балаларда татар теленә карата ихтыяҗ арттыру, кызыксыну уяту авырайды. Хәзер яшьләр бөтенесе телефонда утыра бит. Бөтен мәгълүматны интернеттан табалар. Русча тиз һәм җиңел өйрәнәләр. Чөнки бөтен дәресләре, тирәлекләре рус телендә. Татар теле бераз калыша», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Оренбург өлкәсе мәчетләрендә татар теле курслары эшли. «Өлкә мәчетләрендә 2-7 сыйныф балалары өчен татар теле курслары үткәрелә. Барлык дәресләр татар телендә бара. Гарәп телен дә өйрәтәбез. Атнасына ике тапкыр очрашабыз», — диде ул.

Төхфәтулла хәзрәт Хәсәнов сүзләренчә, Оренбург өлкәсе татарлары Казанда яшәүче татарлардан аерылмый. «Оренбургта яшәсәк тә, безнең туганнарыбыз, дусларыбыз Казанда тора. Сезгә килгәндә, без алар белән очрашып торабыз. Бернәрсә дә аерылмый. Оренбург татарлары телләрендә дә кимчелекләр юк, нәкъ Казандагы кебек», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100