Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Оренбургта Җаек елгасы яр буенда татарча бию кичәсе узачак
Оренбург халкын һәм кунакларын «BERGƏ» яшьләр берләшмәсе оештырган «Яр буенда биюләр» проектының чираттагы кичәсендә очрашырга чакыралар. Бу хакта Оренбург татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, чара татар халык мәдәниятен популярлаштыру һәм яшьләрне берләштерү максатыннан оештырыла. Җаек елгасы буенда узачак программада баян моңнары, халык җырлары, милли уеннар һәм татар биюләре буенча мастер-класслар көтелә.
«Бу проект шәһәрлеләргә дуслык атмосферасында ял итәргә, милли традицияләребезне искә төшерергә һәм бергәләп күңел ачарга мөмкинлек бирә», — ди оештыручылар.
Чара 26 июльдә 19:00 сәгатьтә Җаек елгасы яр буенда узачак. Кичәдә теләге булган һәркем катнаша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз