news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсе янында мәктәп ачылырга мөмкин

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсендә эш сәфәре кысаларында «Хөсәения» тарихи мәдрәсәсендә булды. Диния нәзәрәте һәм Төбәк милли-мәдәни мохтарияте бергәләшеп, татар тарихында мөһим урын алып торган мәдрәсә бинасында мәктәп ачарга телиләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөсәения» мәдрәсәсенә XIX гасыр ахырында нигез салынган. Әлеге мәдрәсәдә күп кенә галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре белем алган.Делегация бинаның торышы белән танышты. Бу – Оренбург шәһәренең тарихи мөселман уку йорты, безнең төбәктә генә түгел, башка бик күп тарихи шәхесләр дә аның белән бәйле.

Мәдрәсә 1889-1890 уку елында ачыла. Мәдрәсәнең барлыкка килү тарихында бертуган Хөсәеновлар (Әхмәт бай, Гани бай һәм Мәхмүт бай) була. Алар бу уку йортын тулысынча тәэмин итеп торганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot