Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Оренбургта Хәтер китабы чыгачак
16 февраль көнне Оренбургтагы Ямашев исемендәге китапханәдә тиздән дөнья күрәчәк китапның авторлары җыелды. Китап 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан Оренбург өлкәсе татарларына багышлана. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авторлар алдына билгеле бер бурыч куелды – Хәтер китабын язудан бигрәк өлкә татарларының Бөек Җиңүгә керткән өлешен күрсәтү. Анда солдатлардан алып дивизия командирларына кадәр мең ярымлап сугыш ветераны исеме һәм фамилияләре кергән. Бүгенге көндә китапның макеты әзерләнгән, хәтта беренче сигнал нөсхәсе дә басылган.
«Тарихи басма булдыру өстендә эшләү кыенмы? Авыр да, катлаулы да, ләкин бик кызык. Һәр фамилия, мәгълүматның дөреслеге тикшерелде. Авторлар төрле темаларны өйрәнделәр: беренче хатын-кызлар батальонын оештыру турында да, якташларыбыз актив катнашкан партизан хәрәкәте турында да; Советлар Союзы Геройларының туганнары белән хат алыштылар. Китапка татарлар яшәгән урыннардан барлык солдатлар турында мәгълүмат кертү өчен эшләдек», – ди китапны әзерләүчеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз