news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбургта төбәк татарлары тарихына багышланган яңа китаплар тәкъдим ителде

Оренбургта төбәк татарлары тарихына багышланган яңа китаплар тәкъдим ителде
Фото: Оренбург татарлары милли-мәдәни автономиясе

Оренбургның Н.К.Крупская исемендәге өлкә китапханәсендә Көньяк Урал татарлары тарихын һәм язмышын чагылдырган ике яңа тарихи-туган якны өйрәнү китабын тәкъдим итү чарасы узган. Бу хакта Оренбург татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.

Беренче басма — «Бөек Ватан сугышы. Бер халык — бер Җиңү: Оренбург өлкәсе татарларының өлеше» («Великая Отечественная война. Один народ — одна Победа: вклад татар Оренбургской области») дип атала. Китапта сугыш елларында фронтта батырларча сугышкан һәм тылда хезмәт куйган Оренбург татарларының каһарманлыгы тасвирлана. Басмага архив материаллары, фронт язмалары, хатлар һәм истәлекләр кертелгән. Проектның авторлары — Әнвәр Искәндәров, Альмира Омарова, Әлфия Абдулхаликова һәм Нур Хөсәенов.

Икенче басма «Ватан кайдан башлана: Карагуҗа авылы тарихы» («Здесь начинается родина: история села Карагузино») дип атала. Бу тикшеренү хезмәте Саракташ районындагы тарихи авылның үткәненә багышланган. Анда Мәскәү һәм Уфа архивларында саклана торган документлар, метрика китаплары, ревизия язмалары, шулай ук Карагуҗадан чыккан күренекле шәхесләр турында уникаль мәгълүматлар тупланган. Күләмле хезмәтне әзерләүдә Альмира Омарова, Люция Таҗетдинова һәм Розалия Маниева эшләгән.

Ике проектның да фәнни консультанты — профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов.

Әлеге презентация Россия халыклары бердәмлеге елына, шулай ук бөек татар шагыйрьләре – Габдулла Тукайның тууына 140 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышлап оештырылган.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый басмалар тарихи хәтерне саклауда, якташларның язмышын киләчәк буыннарга җиткерүдә һәм мәдәни мирасны баетуда зур роль уйный.

news_right_1
news_right_2
news_bot