news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбургта «Татарларда кунакта» күргәзмәсе ачылды

Әлеге күргәзмәне Алабугада 14 халыкара арт-симпозиум нәтиҗәсендә ясаганнар.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Оренбург өлкәсенең рәсем сәнгате музее аккаунтында «Татарларда кунакта» күчмә күргәзмәсе онлайн трансляциясе булды. Күргәзмә Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы җыентыгыннан алынган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарларда кунакта» күргәзмәсе — Алабугада 14 халыкара арт-симпозиум нәтиҗәсендә барлыкка килгән 112 рәсем сәнгате әсәре һәм 68 декоратив-гамәли сәнгать эше.

Экспозиция татарлар тормышының төрле яклары турында сөйли — ул татар милли мәдәниятенең чын энциклопедиясе, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100