news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбургта татар зыялылары Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Оренбургта шагыйрьгә һәйкәл 1996 елда, аның тууына 90 ел тулу уңаеннан куела.

Оренбургта татар зыялылары Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды
tatar-congress.org

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Оренбургта татар зыялылары бөек шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Чәчәкләр салу тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шагыйрьгә һәйкәл Оренбургта 1996 елда, аның тууына 90 ел тулу уңаеннан куела. Ул 22 нче июньдә ачылды. Авторы — сынчы Кадым Җәләлов (Казан). Ачылыш тантанасында Муса Җәлилнең сеңлесе Хәдичә Җәлилова катнаша.

Бүген Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу чарасында шагыйрьнең туганы Елена Абдеева да катнашты. Ул Оренбург җиренә килгән кунакларга зур хөрмәтләре өчен рәхмәтен җиткерә.

Оренбург өлкәсе — шагыйрьнең туган ягы. Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туа. 1913 елда Мостафа абзый, гаиләсен алып, Оренбургка күчә. Монда булачак шагыйрь, Тукай, Дәрдемән, Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша. Шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр яза башлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100