Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Оренбургта татар винил пластинкалары кичәсе узган
Оренбургта чын винил моңы һәм татар классикасы атмосферасында музыкаль кичә үткәрелгән. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «БЕРГӘ – Оренбург татар яшьләре» төркеме хәбәр итте.
Килгән кунаклар винил пластинкалардагы яраткан татар җырларын тыңлаган. Оештыручылар шулай ук истәлекле композицияләр һәм аларның авторлары турында кызыклы тарихлар сөйләгән.
Программада татар музыкасының алтын фонды яңгыраган:
- «Зәңгәр күлмәк» (Габдулла Рәхимкулов);
- «Туган тел» (Илһам Шакиров);
- «Туй күлмәге» (Венера Ганиева);
- «Күбәләгем» (Әлфия Авзалова);
- «Һаман яратам» (Илһам Шакиров) h.б.
Кичә җылы һәм дустанә атмосферада узды: шеф-пешекче әзерләгән чын самавыр чәе, тәмле милли ризыклар һәм җанлы әңгәмәләр һәркемгә онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз