news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбургта "Татар кызы" бәйгесендә катнашучылардан гаризалар кабул итү тәмамлана

Җиңүче көз айларында Казанда узачак Халыкара бәйгедә үзе яшәгән төбәк исеменнән чыгыш ясаячак.

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Оренбург өлкәсендә "Татар кызы-2018" бәйгесендә катнашучылардан гаризалар кабул итү тәмамлана. Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итүенчә, бәйгедә 18-25 яшьлек туташлар катнашырга хокуклы. 
 
Моннан тыш, Оренбург өлкәсендә яшәү, татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен яхшы белү шарт. 
 
"Татар кызы-2018" конкурсында җиңүче көз айларында Казанда узачак Халыкара бәйгедә үзе яшәгән төбәк исеменнән чыгыш ясаячак. 
 
  • Узган ел "Татар кызы" Халыкара бәйгесе Уфада үтте. Анда Татарстан кызы Гөлназ Гатина төп призга лаек булды. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot