Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Оренбургта “Татар кызы – 2023” конкурсының финалы узды

«Оренбург татар милли-мәдәни мохтарияте» оешмасы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Татар кызы» бәйгесен инде бишенче тапкыр үткәрә. Ике ай элек башланган әзерлек 8 районнан 9 кызны сайлап алырга мөмкинлек бирде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Интеллектуаль бәйге, токмач кисү ярышы, хореография дәресләре, «Борынгы татар ханымнары» ретро фотосессиясе, Оренбург җирлеге шәхесләре белән танышу – барысы да сынау һәм тәҗрибә туплау булып тора.
Конкурсантлар татар мәдәниятен заманча тәкъдим итәргә тырышты. Һәркемнең үз сәләте. Кемдер оста сөйләүче, кемдер оста җырчы, кемдер биюче. Бәйгенең төп шарты – татар телен камил белү иде.
Җиңүче дип Сарыкташ районының Рәдүт авылы кызы Алсу Байгильдина танылды. Аңа тантаналы рәвештә, Оренбург дизайнеры Гөлүзә Мушарапова эшләгән затлы ташлар белән бизәлгән калфак һәм хәситә кидерделәр. Оренбург татар милли мәдәни мохтарияте исеменнән 50 000 сумга сертификат тапшырдылар.
Әлеге бәйгедә җиңүче булып танылган Алсу Байгильдина Халыкара «Татар кызы-2023» бәйгесенең ярымфиналында Оренбург өлкәсен тәкъдим итәчәк.

https://tatar-congress.org/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз