news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбургта «Татар кызы-2019» җиңүчесен ачыкладылар

Конкурсантларны сайлап алганда, аларның татарча иркен сөйләшә белүенә, традицияләр һәм йолаларны, татар мәдәнияте тарихын белүенә басым ясалды.

Оренбургта «Татар кызы-2019» җиңүчесен ачыкладылар
tatar-congress.org

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Оренбург шәһәрендә «Татар кызы-2019» бәйгесе җиңүчесен ачыкладылар. Илсөяр Гомәрова Оренбург шәһәренең «Татар кызы-2019» исеменә лаек булды. «Татар кызы-2019» халыкара бәйгесе ярымфиналында төбәкне нәкъ менә ул тәкъдим итәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Оренбург шәһәре, Сакмар, Әсәкәй, Переволоцкий, Пономаревка һәм Илек районнарыннан килгән 10 кыз үз осталыкларын күрсәтте.

Конкурсантларны сайлап алганда, аларның татарча иркен сөйләшә белүенә, татар халкының традицияләрен һәм йолаларын, татар мәдәнияте тарихын белүенә басым ясалды.

Бәйгенең бурычлары һәм максатлары талантлы татар яшьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү, тышкы матурлык, әхлакый-рухи сыйфатлар һәм эрудицияне гармоник төстә берләштергән заманча хатын-кыз идеалы образын танытудан гыйбарәт булды.

Чараның конкурс программасы кызлар белән танышу, дефиле, интеллектуаль бәйге, Оренбург өлкәсенең танылган татар хатын-кызлары белән танышу, иҗади һәм кулинар бәйгеләрне үз эченә алды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр кызга номинация тапшырылды. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100