news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбургта Татар киносы көннәре узачак

Фестивальдә продюсерлар, режиссерлар, әлеге фильмнарда төшкән актерлар белән аралашу мөмкинлеге дә булачак.

Оренбургта Татар киносы көннәре узачак
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). 2-3 март көннәрендә Оренбургта Татар киносы көннәре узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара 2 март көнне 13.00 сәгатьтә «Сокол» кинотеатрында башланачак. Ике көн дәвамында Оренбургта яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары «ТатарКино» мәдәният учреждениесе иҗаты белән таныша алачак. Афишада «Мулла», «Айсылу» һәм «Корыч» картиналары урын алган. Фестиваль барышында продюсерлар, режиссерлар, әлеге фильмнарда төшкән актерлар белән аралашу мөмкинлеге дә булачак.

«Мулла» фильмы Оренбург кино сөючеләренә таныш инде. Аны «Көнчыгыш-Көнбатыш. Классика һәм Авангард» XI Халыкара кино фестивале кысаларында тәкъдим иттеләр. Фильмның режиссерлары — Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров. Картинада төп рольне Татарстанның атказанган артисты, РФ Дәүләт премиясе лауреаты Марат Бәшәров башкара.

«Айсылу» фильмында (2017) бала чагында авариягә эләгеп, хәзер култык таяклары белән генә хәрәкәт итүче авыл кызының язмышы бәян ителә.

«Корыч» фильмында исә татар халкының традицияләре хакында сүз бара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100