news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбургта сирена яңгырый, халыкны массакүләм рәвештә эвакуациялиләр

Оренбургта сирена яңгырый, язгы ташуга бәйле рәвештә халыкны массакүләм рәвештә эвакуациялиләр. Шәһәр мэры Сергей Салмин шулай дип белдерде.

«Оренбургта язгы ташуга бәйле вазгыять бик тә куркыныч. Соңгы 10 сәгатьтә Урал елгасында суның биеклеге 40 сантиметрга күтәрелде һәм хәзерге вакытта ул 1143 сантиметр тәшкил итә. Бу – куркыныч күрсәткеч», - дип искәртте ул.

Шәһәр башлыгы халыкны үзләре белән документлар, дарулар, беренче чиратта кирәкле әйберләр алырга һәм тиз арада өйләреннән китәргә чакырды.

«Хәл бик катлаулы, вакыт әрәм итмәгез!», – дип искәртте Салмин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100