news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбургта Равил Сабырның «Өлешеңә тигән көмешең» комедиясен куйдылар

Оренбургта Равил Сабырның «Өлешеңә тигән көмешең» комедиясен куйдылар
Фото: ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге матбугат хезмәте

9-10 октябрьдә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрында Равил Сабырның пьесасы буенча «Өлешеңә тигән көмешең» комедия премьерасы булды. Режиссеры – Нәфисә Исмәгыйлева. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тәүге тамашага автор үзе дә килгән иде. Залда утыручыларның алкышлары астында ул сәхнәгә менеп үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Иң зур рәхмәтемне тамашачыларга әйтәсем килә. Сез шундый садә, ихлас күңел белән карап утырдыгыз, геройлар белән бергә борчылдыгыз да, шул ук вакытта йөзләрегездән риясыз нур балкыган кебек булды, артистларга кул чабып көч биреп тордыгыз. Беләсезме, мин бу пьесаны бик җиңел генә, бик яратып язган идем, бүген дә сезнең белән бергә рәхәтләнеп көлә-көлә карап утырдым», – диде Равил Сабыр.

«Өлешеңә тигән көмешең» комедиясе Оренбург татар драма театры сәхнәсендә 29 октябрьдә дә уйналачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot