news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбургта Муса Җәлил премиясенең төрле еллардагы лауреатларын бер сәхнәгә җыялар

Оренбург өлкәсендә 2017 елның "Җәлил укулары"на әзерләнәләр.

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган ягы – Оренбург өлкәсендә 25 февральдә узачак “Җәлил укулары”на 1994 елдан башлап тапшырылучы җирле Җәлил премиясе лауреатларын җыялар. VI Өлкә татар классик һәм заманча поэзиясен сәнгатьле укучылар бәйгесе Оренбург татар милли-мәдәни мохтарияте һәм өлкәнең мәгарифне үстерү үзәге тарафыннан уздырыла, дип хәбәр итә татар мохтарияте.

2017 елның “Җәлил укулары” М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрында үтәчәк.

Оренбургта Җәлил премиясен 1993 елда Россиянең атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Рамил Зәбиров гамәлгә куйган була. Ул иң яхшы студентларга тапшырылган. Аңа, нигездә, Оренбург педагогика институты һәм педагогика училищесында белем алучы татар телен яхшы белгән, әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнгән, өлкәнең “Яңа вакыт” татар газетасына мәкаләләр язган, Оренбург җирендә татар мәгарифе тарихын өйрәнгән яшьләр лаек булган. 2012 елдан Җәлил премиясе сәнгатьле укучылар бәйгесендә җиңүчегә тапшырыла. Элеккеге елларның лауреатларын да быел бер сәхнәгә җыячаклар.

Муса Җәлилнең тууына быел 111 ел тула. Аның туган көнендә, 15 февральдә исә, Оренбургта шагыйрь һәйкәле янында шәһәрнең "Туган тел" татар милли-мәдәни мохтарияте ватанпәрвәрлек акциясе оештырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100