news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбургта Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алачаклар

25 август — бөек шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне.

(Казан, 10 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 25 август көнне Оренбургта - каһарман шагыйрь, Советлар Союзы Герое, язучылардан беренче буларак Ленин премиясе лауреаты булган (үлеменнән соң) Муса Җәлилне искә алу чарасы булачак. Чара  11.00 сәгатьтә шагыйрь һәйкәле янында узачак. “Өзелгән җыр — очыштагы минем гомерем” патриотик акциясен Оренбург шәһәренең “Туган тел” милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Билгеле булганча, 25 август — бөек шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне. 1944 елның 25 августында көн үзәгендә Германиянең Плетцензее төрмәсендә Империя суды карары белән аларның башы гильотинада чабыла. Һәлак булучы батырлар арасында Гайнан Кормаш, Фуат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров (чын исеме - Галләнур Бохараев) була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100