news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбургта Муса Җәлил турында фильм күрсәтелде

Оренбургта Муса Җәлил турында фильм күрсәтелде
Фото: Оренбург татарлары милли-мәдәни автономиясе

Оренбургта «Көнчыгыш & Көнбатыш. Классика һәм Авангард» кинофестивале кысаларында «Муса Җәлил. Шагыйрь һәм Герой» дип аталган тулы метражлы документаль фильм күрсәтелде. Бу хакта Оренбург татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.

Картина күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең язмышына багышланган. Проектны режиссёрлар Алексей Егорычев һәм Наталья Панкратова әзерләгән. Эш Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән алты ел дәвам иткән.

Фильм шагыйрьнең тормышы белән бәйле урыннарда – Мәскәүдә, Казанда, Оренбургта һәм Муса Җәлилнең туган җирендә – Мостафа авылында төшерелгән. Фильмны күрсәтү кичәсе Муса Җәлил җәзалап үтерелгән көндә – 25 августта узган.

news_right_1
news_right_2
news_bot